Бишбалта остазлары

Наш рассказ об одном из поселений близ кремля города Казани
Изображение
Идея
«Бишбалта остазлары» дип аталган һәйкәл салу теләге Казан Адмираллыгының 300 еллык юбилей бәйрәмен уздырганда туды. Адмираллык бистәсе Идел белән Арсу (Казансу) елгалары кушылган урында,
Изображение
«Пять топоров»
Бишбалта исемле татар авылы янында барлыкка килгән. Бишбалта авылы IX-X гасырларда нигезләнгән. Аны, бер риваять буенча, биш балта остасы сала башлый: беренче йортны алар бу якларга бай сәүдәгәрдән качкан, күз явын алырдай чибәр Айсылу һәм аның сөйгәне Шоңкарга төзиләр. Авылны осталар үзләренә булышкан фидакяр эш коралы – балта – исеме белән атыйлар. Икенче риваять буенча, Биш сүзе мөселманнар, төрки халыклар, шул исәптән татарлар өчендә бик кадерле, изге, якын. Хөрмәткә ия булган сүз. Кешенең аяк, куллары биш бармаклы итеп яратылган, яңа туган баланы бишектә тәрбияләп үстергәннәр, ир-атларның төп киемнәре бишмәт булган. Казах халкының милли ризыгы “бишбармак” дип атала. Кыргыз дәүләтенең башкаласы Бишкәк исемен йөртә. Русларның бөек шагыйре М.Лермонтов үзенең данлыклы “Мцыри” дигән поэмасын сөргендә булганда, Биштауга карап, хозурланып иҗат иткән һәм башка мисаллар. Ә балта- борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәр татарларның иң кулай эш коралы булып санала. Татарлар, балта осталары, бу ике изге сүзне бергә кушып үзләренең авылларын Бишбалта дип атаганнар.
Изображение
Бишбалта
Агачтан сыйфатлы йортлар, көймәләр, кораблар төзүче Бишбалта остазларының даны еракка тарала. Алар Казан ханлыгындагы төзелешләрдә катнашалар, Казан кирмәнен салуда булышалар. 1552 елда бишбалталылар беренчеләрдән булып Явыз Иван гаскәрләре белән сугышка керәләр. 1710 елда, Адмираллык төзелгәнче, 5 корабль Балтыйк диңгезенә, 8 корабль Азов диңгезенә китә.1718 елда Петр I Бишбалта җирендә Адмираллык төзи һәм, Персияне җиңәргә дип, 25 xәрби кораб эшләтә.
Изображение
История
1722 елда Петр I Казанга килеп, шул корабларга утырып Персияне алырга китә. Адмираллык үзенең эшләү дәверендә 400дән артык кораб төзи. Адмираллык төзелү яңа һөнәрчелек, мануфактура һәм сәнәгать үзәкләрен барлыкка китерә. Җилкәннәр ясау өчен җитен комбинаты ачыла. Помпалар, каешлар ясау өчен күн эшкәртә торган артельләр, мануфактура эшли башлый. Тимер-чуен кирәк-яракны, якорьләр, чылбырлар эшләүне, корабларны коралландыру, дары җитештерү хәстәрен яңа барлыкка килгән заводлар үз өстенә ала. Агач кисүче, аны эшкәртүче–лашманчылар артельләре ачыла. 1829 елда Адмираллыкны Хәзәр (Каспий) диңгезенә якын урнашкан Әстерхан шәһәренә күчерәләр.
Изображение
Революция
1917 елгы Октябрь инкыйлабында Адмираллык бистәсе эшчеләре Казан каласында Совет хакимиятен урнаштырырга булыша. 1918 елда бишбалталылар Колчакка һәм ак чехларга каршы көрәшә. Совет чорында Адмираллык бистәсе җирлегендә боралак, санитар җайланмалар, медицина җиһазлары, көпчәк, серкә, «Урак һәм Чүкеч» заводлары; 5-нче төзелеш тресты; җитен комбинаты, 8-нче күрек фабрикасы эшли. Советлар Союзы таркалу нәтиҗәсендә Адмираллыкта урнашкан бөтен сәнәгать җитештерү оешмалары ябылып, юкка чыгуга дучар ителә.
Изображение
Сегодня и в будущем
В настоящее время Бишбалта- жилой район с красивыми прогулочными местами и видами на Волгу и Казанский Кремль находится в юго-западной части Кировского района, между старым и новым руслами Казанки. Осевой главной магистралью слободы является улица Клары Цеткин.
Ожидается масштабная реновация слободы и старого русла Казанки с созданием делового центра, обширной музейно-рекреационной зоны «Адмиралтейская верфь» с аллеей исторических кораблей, причалами и новой Волжской набережной.
Меценат Гарафутдин Хисамутдинов подарил скульптурную композицию "Умельцы Бишбалты" городу 28 августа 2020 года. Изготовила скульптурную композицию Мухамедьянова Зульфия.
Нет результатов, уточните запрос

Отзывы

Изображение


Эдгар Г.

Укажите возраст, должность или компанию
7 футов над (под) килем!
И Якорь на грунт!
Красиво
Древняя пилорама рядом!
Скамейки и газон вокруг.
Изображение

Анатолий Кулаков

Укажите возраст, должность или компанию
Интересная скульптура группа. Переводится как 5 топоров. Ну и вокруг для любителей старого стиля много интересного. Это в старом районе Казани, где дома сохранились с 30-х годов прошлого века. И в них ещё живут! В общем есть смысл там погулять
Изображение

Александр Федяинов

Укажите возраст, должность или компанию
Оригинальная композиция, под стать названию местности Бишбалта ( пять топоров). Удобные скамейки для отдыха. Очень красиво.
Изображение

Эдуард Зиятдинов

Укажите возраст, должность или компанию
Отличный Сквер памятник вписывается в историческую часть города

Оставьте отзыв

Контакты

Изображение

8 800 800 80 80

Изображение

bishbalta@mail.ru

Изображение

улица Столярова, 3, Казань, Республика Татарстан, Россия

Изображение

Напишите нам письмо